Туган җир кешесе
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәнәфи Бәдигыйның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Туган җир кешесе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Хәнәфи Бәдигый -шагыйрь, прозаик, галим һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул бөтен гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган. Чара Җәлилнең тууына 120 ел тулу алдыннан узды, шуңа күрә очрашу аеруча әһәмиятле булды.
Алып баручылар Хәнәфи Бәдигыйнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Кунаклар аның шигырьләрен укыдылар һәм язган җырларын тыңладылар.
Чарага шагыйрьнең туганы Галимҗанова Р.Г. килде. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, Хәнәфи Бәдигыйнең нинди кеше булуы, аның иҗатын гаиләдә ничек саклаулары турында сөйләде.
Чара бөек шагыйрь Муса Җәлил белән Хәнәфи Бәдигый исемнәре тыгыз бәйләнештә икәнен тагын бер кат искә төшерде.