Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

Бүген Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Явлаштау урта мәктәбе белән берлектә Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу чарада балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичәдә шулай ук Муса Җәлил иҗатына гашыйк өлкән һәм кече яшьтәге китап укучылар да катнашып, үз чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
Бүгенге кичә Муса Җәлил иҗатын яңарту, яшь буынга җиткерү өчен искиткеч мөмкинлек булды. Чара ахырында барлык катнашучыларга рәхмәт әйтелде. Муса Җәлилнең шигырьләре һәркайсыбызның күңелендә яши һәм яшәячәк.