Книжная выставка «Җырым аша белсен халкым»
Явлаштау авыл китапханәсендә күренекле татар шагыйре, публицисты, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы герое, «Моабит дәфтәрләре» авторы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Җырым аша белсен халкым»исемле китап күргәзмәсе ачылды. Киштәләрдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар һәм журнал мәкаләләре, шулай ук аның «Кызыл ромашка», «Парашютсыз курчак», «Моабит дәфтәре», «Беренче дәрес» кебек шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде.
Китапханәче катнашучыларга Муса Җәлил биографиясеннән кызыклы фактлар, аның әдәби эшчәнлеге, фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, ныклыгы турында сөйләде. Катнашучылар шагыйрьнең Ватанга һәм батырлыкка багышланган шигырьләрен укыдылар.