"Әдәби алан". Әдәби сәгать “Көтелмәгән кунак”
Явлаштау авыл китапханәсендә “Әдәби алан” проекты кысаларында “Белмәмеш” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Көтелмәгән кунак” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Күренекле язучы Афзал Шамовның тормыш юлы һәм кыскача иҗаты белән танышканнан соң аның “Соры мәче” хикәясеннән өзек укылды. Элек -электән мәчене, нинди генә төстә булуына карамастан, яхшылык кына китерүче хайван дип санаганнары турында һәм өзектә песине ни өчен җылы итеп каршы алулары турында җанлы әңгәмә үткәрелде. Аннары балалар проектның чираттагы биремен үтәделәр, өзектә сурәтләнгән мәченең рәсемен дәфтәрләренә ясап куйдылар.