Обслуживание на дому инвалидов
Инвалидлар декадасы кысаларында Явлаштау авыл китапханәсе инвалидларга өйдә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән «Җылылык тамчысы җанны җылыта» акциясе оештырды.
Кайбер укучыларыбыз өчен, бигрәк тә яшь яки сәламәтлек торышы аркасында, китапханәгә бару кыенлаша. Шуңа күрә без үзебез аларга китаплар белән бардык. Китапханәче укучыларының һәрберсенең әдәби теләкләрен алдан ук исәпкә алып, укучыларга кызыклы китаплар һәм яңа чыккан вакытлы матбугатны сайлап өйләренә барып кайтты. Инвалидлар күптән көтелгән яңалыклар һәм журналлар өчен генә түгел, ә кайчакта аларга җитмәгән тере, ихлас игътибарлар өчен дә чын күңелдән рәхмәтле булдылар.