"Йөрәктән- йөрәккә"
Инвалидлар декадасы кысаларында Явлаштау авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Йөрәктән- йөрәккә " дип аталган тематик кичә үткәрелде.
Бәйрәм оештыручыларның җылы сүзләре белән башланып китте. Аннары фельдшер Р.С. Вәлиева чыгыш ясады. Ул сезонлы авыруларны профилактикалау турында сөйләде һәм кунакларның сорауларына җавап бирде.
Явлаштау мәктәбенең яшь артистлары тамашачыларны «Алтын алмалар»театральләштерелгән тамашасы белән сөендерделәр. Китапханәдә кунаклар кичәне М.Мәһдиевнең 95 еллыгына багышланган «Кеше китә, җыры кала» әдәби сәгате белән дәвам иттеләр.
Кичә дусларча чәй эчү белән тәмамланды. «Йөрәктән- йөрәккә " кичәсе тере аралашуның, игътибарның никадәр мөһим булуын тагын бер кат исбатлады.