Тематический вечер «От сердца к сердцу»
Инвалидлар декадасы кысаларында Мишәбаш авылы мәдәният йортында «Йөрәктән йөрәккә» дигән тематик кичә узды. Чара Евлаштау авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Б.А. Нәҗипов ачып җибәрде. Ул кунакларга ихлас теләкләрен, котлау схзләрен җиткерде һәм матур җырын бүләк итте.
Кунаклар өчен Явлаштау урта мәктәбенең яшь артистлары «Алтын алмалар» театральләштерелгән тамашасын күрсәттеләр. Үзешчәннәр тамашачыларга иң яхшы музыкаль һәм бию номерларын бүләк иттеләр.
Сәламәтлек темасы да игътибарсыз калмады. Фельдшер Хөсәенова Р.А. сезонлы авыруларны профилактикалау чаралары турында файдалы әңгәмә белән чыгыш ясады һәм катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Кичә дусларча чәй эчү белән тәмамланды. Чарада катнашучылар гармунга кушылып яраткан җырларын башкарып, аралашуларын дәвам иттеләр.
«Йөрәктән йөрәккә " чарасы катнашучыларга шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итүче тере аралашу, үзара игътибар никадәр мөһим булуын кабат күрсәтте.