Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Әдәби алан". Әдәби сәгать "Истәлеккә кулъяулык чигү – матур гореф-гадәтләребезнең берсе"

Явлаштау авыл китапханәсендә "Әдәби алан" проекты кысаларында "Истәлеккә кулъяулык чигү – матур гореф-гадәтләребезнең берсе" дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар иң элек Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Намус" романыннан сугышчыларга бәйрәм бүләге җибәрү турындагы өзек белән танышканнан соң проектның биремен үтәделәр. Бүгенге бирем: кызларның Армия сафларына китүче егетләргә бүләккә тапшыра торган кулъяулык рәсемен ясарга. Яшь укучылар белән солдатка озату кичәсенә чакырылган кызларның чигүле кулъяулык алып килү гадәте саклануы турында әңгәмә оештырылды.

Сугыш вакытында нәни генә тукыма кисәге солдатны окопларда өшемәслек итеп җылы-назга төргән, кулъяулыкның ак төсе күңеленә өмет иңдергән, «Сөйгәнемә истәлек өчен», дигән сүзләрдән сугышчы мең фашист танкын әйләндереп салырлык көч алган. Учка сыеп беткән нәни генә төргәк нинди зур көчкә ия булган бит!