Татарча диктант (Явлаштау)
15 нче ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе бөтендөнья "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Акциянең максаты-татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Диктант язарга олысы да, яшьләр дә бик теләп килде. Барлыгы 15 кеше катнашты.