Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Литературный час «Дуслык нәрсә ул?»

14 ноябрь көнне Явлаштау урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әдәби алан» проекты кысаларында татар язучысы Марат Әмирханов иҗатына багышланган «Дуслык нәрсә ул?» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.
Чарада катнашучылар авторның биографиясе һәм «Төтенле самолет» повесте белән таныштылар. Балалар бу әсәрдән өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар.
Очрашу иҗади бирем белән тәмамланды: балалар «дуслык» сүзен ничек  аңлаулары белән уртаклаштылар һәм  проектның төп соравына җавап яздылар.