Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Литературный час «Бер алмаз бөртеге»

27 октябрь көнне Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Әдәби алан» проекты кысаларында Явлаштау авыл китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары өчен «Бер алмаз бөртеге» дип аталган әдәби сәгать оештырды. Балалар язучы Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның «Бала» хикәясе белән таныштылар. Ә.Еникинең “Бала” хикәясе Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәр. Әсәрдә батыр сугышчы- Зарифның кичерешләре, кешелекле, ярдәмчел, батыр булуы сокландыра. Зарифның эчке дөньясы яхшылык белән тулган. Аның сугышчан батырлыгы да, баланы авыр сугыш афәтеннән алып калуы – чын кыю йөрәкле кеше икәнен раслый. Чара азагында балалар бала кулындагы кебек каен җиләге рәсемен ясадылар.