Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Әдәби сәгать "Якташ язучылар"

28 нче октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында районыбыз язучы-шагыйрьләренең исемнәрен популярлаштыру максатыннан "Якташ язучылар" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җылы урын таба. Китапханәдә  якташ язучыларның китапларыннан күргәзмә әзерләнде. Катнашучылар якташ язучыларның иҗаты белән якыннан таныштылар. Әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр укыдылар, фикерләре белән уртаклаштылар.