Явлаштау мәчетенә 100 ел!
25 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде.
Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар тәбрикләү сүзләрен әйтте, бүләкләр тапшырды.
Авыл яшьләре тарафыннан тамашачыларның күңеленә тирән үтеп керердәй театральләшкән күренеш тәкъдим ителде. Шунлыктан һәр тамашачының күзе яшьләнде. Шулай ук бәйрәмдә мөнәҗәтләр укылды, мәчеткә багышланган рәсем һәм хикәя конкурсында катнашкан балалар бүләкләнде. Фойега мәчет тарихы буенча матур күргәзмә эшләнде, чәй өстәле әзерләнде. Чара мәчеттә өйлә намазын уку белән тәмамланды.