"Әдәби алан" проекты. "Кем ул патриот?"
11 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәчесе Явлаштау урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен "Әдәби алан" проекты буенча "Кем ул патриот?" дип аталган әдәби сәгать үткәрде.
Укучылар бүген Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы белән таныштылар. Кем ул патриот? дигән сорауга җавап таптылар. Г. Әпсәләмовның "Газинур" романыннан өзек укыдылар.
Чара ахырында балалар Советлар Союзы Герое өчен өстәмә аерымлык билгесе «Алтын Йолдыз " медале рәсемен дәфтәрләренә кисеп ябыштырып куйдылар.