Әдәби алан
Саба үзәк балалар китапханәсе оештырып килә торган “Әләби алан” проекты 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңа биремнәрен тәкъдим итте. Алар район китапханәсенең ВК социаль челтәренә урнаштырылып килә. Явлаштау урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән шушы проектка кушылып, беренче һәм икенче биремнәрне үтәргә керештек. Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның батырлыгы турында язылган әсәрләрдән өзекләр белән таныштык һәм сугыш чорындагы самолетны дәфтәрләргә ясап куйдык. Бүген укучылар Муса Җәлилнең “Авырудан соң” шигыренең Саба районы кызы Хәят Сафиуллинага багышлап язылганлыгын да белделәр.