«Йөрәгемдә әле яшьлек ялкыны һаман дөрләп яна»
5 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе Җирле үзидарә белән берлектә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында яшәүче өлкәннәр өчен "Йөрәгемдә әле яшьлек ялкыным һаман дөрләп яна" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Чараның беренче өлешендә авылыбызның "Тамаша" театры үзешчәннәре тарафыннан Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" спектакле күрсәтелде. Икенче өлеше авыл җирлегендә яшәүче спонсорлар тарафыннан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребеэ хөрмәтенә матур җырлар, җылы сүзләр яңгырады. Бәйрәм өлкәннәребезгә бик ошады. Алар оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткереп, бик яратып, шат күңел, күтәренке кәеф белән өйләргә таралышты.