Әдәби сәгать «Йолдызлар сүнми»
22 сентябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Гариф Ахуновның тууына100 ел булуга багышланган «Йолдызлар сүнми» әдәби сәгате узды. Китапханәче укучылар белән язучының тормышы һәм иҗаты белән уртаклашты, шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Гариф Ахунҗанович Ахунов, бик күп сынаулар һәм шатлыклы мизгелләр аша үтеп, тарихта тирән эз калдырган шәхес. Ул үз гомерен туган телгә һәм мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган. Аның истәлегенә оештырылган очрашуда аның әсәрләреннән өзекләр укылды, әсәрләре буенча фикер алышынды..