Мәгълүмат сәгате "Ышаныч минутлары"
Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Ышаныч минутлары" дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чара балалар телефон аша психологик ярдәм күрсәтү хезмәте барлыгын хәбәрдар итү максатыннан оештырылды.Чарада катнашучылар авыр ситуацияләрдә ярдәм сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүнең мөһимлеге, шулай ук балалар ышаныч телефонының ничек эшләве турында белделәр. Мондый чаралар балаларда һәм яшүсмерләрдә үзләренең психологик сәламәтлекләренә җаваплы караш формалаштырырга ярдәм итә һәм кирәк булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмаска өйрәтә.