«Әдәби алан. Китаплы җәй"
5 август көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Белмәмеш” клубы әгъзалары өчен «Әдәби алан. Китаплы җәй" проекты буенча әдәби сәгать оештырылды. Балалар А.Алиш һәм М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар биремнәргә җавапларны дәфтәрләренә язып, Саба район китапханәсенең социаль челтәренә куелган чираттагы биремнәрне үтәделәр.