“Җәйге китапханәдә – Сабантуй”
25 август Байлар Сабасының үзәк мәйданында “Җәйге китапханәдә – Сабантуй” чарасы үткәрелде. Чара бирнә җыю күренеше белән башланып китте. Балалар тальян моңнарына кушылып, бергәләп бирнә җыйдылар. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар белән беррәттән бүләккә китаплар да алып килгән иде балалар. Һәр авылдан килгән китап укучылар бирнә җыючыларны матур шигырь, җыр белән каршы алдылар. Әлеге чарада Явлаштау авыл китапханәсе дә үзенең укучылары белән актив катнашты.