Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Авылның кадерле кичләре"

16 август көнне  "Татарстанда җәй" поекты кысаларында "Авылның кадерле кичләре" дип исемләнгән урам концерты оештырылды. Концерт программасы жыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән уреп алып барылды. Тамашачылар алдында авылдашлар, авылга кунакка кайтучылар чыгыш ясады. Чараны авылдашларыбыз Айдар Гыйльметдинов һәм "Идел" журналы журналисты Рәфидә Галимҗановалар алып барды. Чарага Казанда яшәүче авылдаш шагыйрәбез Әлфинур Вафина да чакырылды. Туган авылыбыз турында аның сүзләренә язылган "Еракка китеп барам" җырын гармунчыбыз Фәүҗәт Ганиевка кушылып авылыбыз егетләре башкарды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте: җырлады, биеде, уйнады, күңел ачты.