"Кул эшем- куанычым"
24 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр җыелдылар. Алар сөлге чигү өчен милли үрнәкләр сайладылар, Ваисова Ризидәдән яңа башмак бәйләү серләренә өйрәнделәр. Сөембикә журналының яңа саны белән таныштылар. Китапханәгә соңгы вакытта кайткан С.Сөләйманованың сайланма әсәрләре һәм Г. Гәлләмованың "Җанга газиз җирләр" китабыннан шигырьләр тыңладылар.