Казан шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - сабан туе!
21 июнь көнне башкалабыз Казан шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - сабан туе гөрләде. Дәрвишләр бистәсендәге сабан туй бәйрәмен үткәрүдә Саба районының да өлеше зур булды. Махсус мәйданда үзебезнең ишегалды көне буе эшләде, татар халкының көнкүрешен күрсәттеләр, халык һөнәрчелеген тәкьдим иттеләр, мастер-класслар үткәрделәр. Уен, җыр, биюләр тынмады. Саба районы эшләгән мәйданда Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар кунак булдылар. Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Канәфер" фольклор коллективы белән чыгыш ясады.