Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Иҗатта узган гомер"

Бүген   Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбыз шагыйрәсе Миннегөл Вахит кызы Манихова белән очрашу үткәрделәр. 
Очрашу барышында оештыручылар шагыйрәнең биографиясе, иҗаты турында сөйләделәр. Ә Миннегөл апа шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләрен язарга илһамландырган хикәяләр сөйләде. Чарада катнашучылар бик күп сораулар бирделәр. Аларны шигырьләрнең никадәр еш тууы, беренче шигырен язу тарихы кызыксындырды. Шагыйрә өчен аның шигырьләрен укучылар, ә җырларын авылдашыбыз Фәүҗәт Ганиевның үзе гармунда уйнап башкаруы күңелле сюрприз  булды.