Без тарихта эзлебез...
28 май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм "Без тарихта эзлебез..." иҗади-эзләнү конференциясе үтте. Әлеге чарада Әбрар ага Кәримуллинны, безнең Саба якларын хөрмәт итеп мөхтәрәм кунакларыбыз - Рабит Батулла, Марсель Галиев, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рамил Мирзаһитов, Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова, Гөләйрәм Зимагорова, Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиевалар да килде. Алар китап укучылар белән очраштылар, иҗади - эзләнү эшләренә бәя бирделәр, Әбрар Кәримуллин турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Кунаклар иң элек Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче китапханә, аның эшчәнлеге, Тукай паркы белән таныштылар. Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары буенча әзерләнгән әдәби чара күренекле якташыбызның ятимлектә үткән сабый вакытын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын, туган ягына булган хисләрен аңларга ярдәм итте. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде. Конференциядә катнашучылар ике юнәлештә чыгыш ясадылар. “Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында” юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләнде. Балык бистәсе, Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар да бар иде.
Икенче юнәлеш "Милләтемнең югалмас хәзинәсе”. Китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды. Безнеж китапханә шушы юнәлештә катнашып 2 урынга лаек булды.
Чыгышларга нәтиҗә ясап, җюри җиңүчеләргә диплом, акчалата бүләк тапшырды. "Тарихың зур, барыр юлың ерак, галиҗәнап Татар китабы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды. Язучылар, китапханәчеләр бергәләп китапны укучыларга җиткерү юллары турында фикер алыштылар.