Сабантуйга бирнә җыю
Июнь башы – Сабантуйлар чоры. 25 май көнне Мишәбаш авылы урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә
бүләк җыю оештырылды. Гармунчы Исмәгыйль Газизовка кушылып матур җырлар яңгырады. Егет- кызлар биргән бүләкләрне рәхмәт әйтеп алып, авыл халкын бәйрәм белән котлап, булачак бәйрәмгә чакырды. Ә инде кечкенә балаларга иң күңеллесе чәчелгән конфетларны җыю булды. Авылдашларыбыз арасында тәмле коймаклар пешереп, татлы өстәлләр әзерләп, бәйрәмгә ямь өстәүчеләр дә шактый булды. Бирнә җыючыларны яше-карты: "Илләребез тыныч булсын!" - дигән изге теләкләр белән озатып калды.