Марафончыларны котлау
Явлаштау авыл китапханәсендә «Утлы еллар кайтавазы» әдәби марафонында актив катнашкан авыл халкына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Марафон 2025 ел — Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Саба район китапханәсе тарафыннан оештырылган иде. Китапханәче һәр катнашучыга мәдәни мирасны саклауга һәм патриотик тәрбиягә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдереп, Рәхмәт хаты һәм истәлек календарь тапшырды. Авыл халкы бүләкләрне шатланып кабул итте һәм бу чара турында тәэсирләре белән уртаклашты.