«Җиңү кулъяулыгы»
9 апрель көнне район китапханәсе тарафыннан оештырылган “Җиңү кулъяулыгы”бәйгесенә кулъяулыклар өчен рәсемнәр сайладык, рәсемнәрне төшердек. 28 апрельгә инде “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче апайлар матур итеп чигелгән кулъяулыкларын алып килделәр. Кулъяулык чигәргә ничек өйрәнүләре, нинди бәйгеләрдә катнашулары, нинди җепләр кулланулары, кемнәргә бүләк итүләре,.. барысы турында да рәхәтләнеп күңел серләрен ачты алар. Сугыш турында яратып укыган китаплары турында фикер алыштылар.