«Күңел күзе белән күрү кирәк»
Явлаштау авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзалары белән язучы Мәгъсүм Хәмит улы ХУҖИНның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Күңел күзе белән күрү кирәк»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашучылар авторның тормышы һәм иҗаты турында белә алдылар. Күргәзмәдә аның китаплары тәкъдим ителде, алар укучыларда зур кызыксыну уятты. Һәркем язучының әсәрләре белән таныша алды.
Әдәби сәгатьтә ниндидер яңалык белү генә түгел, укыганнар турында фикер алышу, хис-кичерешләр белән уртаклашу мөмкинлеге дә булды.