Юбилей кичәсе «Мактауларга лаек укытучы!»
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Явлаштау урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Хәмит кызы Хаҗиеваның 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Мактауларга лаек укытучы!» дип исемләнгән искиткеч кичәдә катнаштылар. Бәйрәмдә балалар яраткан укытучылары турында бик матур чыгыш ясадылар. Инде берничә еллар элек тәрбияләнеп чыккан балалар да йөрәк түрләреннән чыккан тәбрикләү сүзләрен һәм матур биюләрен, җырларын башкардылар. Юбилярны хәзерге коллегалары, ветераннар, район мәгариф бүлегеннән килгән кунаклар, авыл советы рәисе, әти-әниләр һәм, әлбәттә, без, мәдәният хезмәткәрләре дә җылы котлады. Кичәдә катнашучыларның барысы да Рәмзия Хәмит кызының искиткеч укытучы булуын билгеләп үттеләр һәм аңа иң изге һәм якты теләкләрен җиткерделәр