«Победный май: живем и помним»
8 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Явлаштау мәдәният йортында Явлаштау урта мәктәбе, авыл китапханәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә тантаналы митинг- театраль концерт үткәрелде. Әлеге чарада тыл ветераннары һәм авыл халкы катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре, район вәкиле Ш.Ә. Сөнгатов, авыл җирлеге башлыгы Р. Х. Нуриев, «Саба» ҖЧҖнең «Явлаштау» бригадасы җитәкчесе А. К. Фазлыев митингта катнашучыларны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Шулай ук митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.