Поздравление участников марафона«Утлы еллар кайтавазы»
Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан район китапханәсе Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне эченә алган «Утлы еллар кайтавазы» дигән әдәби марафон игълан итте. Явлаштау авыл китапханәсендә сугыш елларына багышланган 150 гә якын әдәби әсәр укылды, марафонда 104 укучы катнашты. Явлаштау урта мәктәбе әдәби марафонда авыл мәктәпләре арасында 1 урынны яулады. Линейкада әдәби марафонда катнашучылар бүләкләнде. Китапханәче изге теләкләр белән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.