Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Литературный час "Моңлы җаным минем халкымнан"

Явлаштау авыл китапханәчесе татар язучысы Резеда Вәлиеваның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрде.  Ул укучыларны  шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты  белән таныштырды.  Аның китапларына  күзәтү ясалды. Укучылар зур кызыксыну белән Р.Вәлиеваның шигырьләрен укыдылар һәм җырын башкардылар.  Р.Вәлиева — татар балалар әдәбиятының иң якты йолдызларыннан берсе. Аның иҗатында берничә буын бала үскән. Илледән артык шигырь, повесть һәм хикәя, әкият һәм риваятьләр җыентыгы аның иҗади мирасын тәшкил итә. Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияли.