Интеллектуальная игра «Мин кулыма китап алам»
Явлаштау авыл китапханәсе һәм Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Мин кулыма китап алам» интеллектуаль
уены үткәрделәр. Уенда Явлаштау урта мәктәбенең 9–11 сыйныф укучыларының ике командасы катнашты. Уен 5 өлештән торды: «Балачак хатирәләре», «Тукайэзләреннән», «Кызыклы фактлар», «Танып –
бел», «Әйтелмәгән мәхәббәт». Балалар шагыйрьнең биографиясен
һәм иҗатын, шулай ук командада эшли белүдә күрсәттеләр. Интеллектуаль уен эрудицияне тикшерү генә түгел, ә әдәбият һәм тарих сөючеләр өчен чын бәйрәм дә булды.