Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Ифтар «Рамазан ае- изгелек ае»

7 март көнне Мишәбаш авылы мәдәният йортында Явлаштау китапханәсе һәм «Тюльпан» балалар бакчасы белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә һәм изге Рамазан аена багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм кичәсе Рамазанның рухи әһәмиятен — шәфкатьлелек һәм бердәмлек вакытын искә төшергән Коръән сүрәләрен укудан башланды. Кичәдә катнашучылар мөнәҗәтләр башкардылар. Китапханә мөдире катнашучыларга Җ. Зәйнуллин тарафыннан мөнәҗәтләр туплаган «Хан кызы» китабын тәкъдим итте һәм күзәтү ясады. Чара барышында хатын — кызларны якынлашып килүче бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладык. Без әлеге чараны югары дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге тудырган өчен иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.