Яңа ел лотереясы
Искечә Яңа ел уңаеннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре традицион рәвештә лотерея билетлары уйнаттылар.
Башта барлык катнашучыларны авыл мәдәният йорты мөдире Галимҗанова И. И. һәм китапханәче Шакирова М. М. чын күңелдән Яңа ел белән котладылар.
Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышсыз билетлар булмады. Уен Яңа ел табышмаклары, шаяртулар белән үрелеп барды.
Барысы да алган бүләкләреннән канәгать калды. Ахырда барысы да бер-берсенә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет теләп, очрашудан канәгатьлек алып, саубуллаштылар.