Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Литературный час "Сүзгә-мәрхәбә!"

1 март көнне татар язучысы Рашат Низамиевка 75 яшь тулды. Ул 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый. «Татарстан яшьләре» газетасында, «Ялкын», «Казан утлары» журналларында эшли, «Идел»журналының баш мөхәррире була. 1992 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»исемен ала. 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Юбилей уңаеннан  Явлаштау авыл китапханәсендә "Сүзгә-мәрхәбә!" дип аталган әдәби сәгать үткәрелде, анда катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты турында белделәр, шигырьләр тыңладылар һәм әсәрләре белән таныштылар. Китап күргәзмәсе оештырылды.