“Күңел җылысы белән”
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның мәдәни тормышында актив катнашучылар һәм китап укучылар белән СВОга ярдәм итү кысаларында яклаучыларыбыз өчен йон эрләү һәм бәйләү эшен оештыруны дәвам иттеләр. Барлыгы 100 парга якын оекбаш бәйләделәр. Бу изге инициативада катнашкан һәркемгә аерым зур рәхмәт! Илләребез тынычлансын, барлык ир-егетләребез исән-сау кайтсын!