Акция "Татарча диктант"
2024 елның 8-10 ноябрендә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе уза. Акциянең төп максаты - татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Быел «Татарча диктант» акциясе тугызынчы мәртәбә уздырыла. Бүген безнең Явлаштау һәм Мишәбаш авылларының актив китап укучылары да бу акциягә бик теләп кушылдылар.