Литературный квартирник «Иҗат дәрте»,
Бүген Явлаштау авыл китапханәсендә татар язучысы Нур Гайсинның 110 еллыгына багышланган «Иҗат дәрте» исемле әдәби квартирник узды! Бу вакыйга мәдәният йорты һәм Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән берлектә узды. Нур Гайсин- безнең әдәби мирасыбызда үз урыны булган язучыларыбызның берсе. Чарада без игътибарны аның иҗатына юнәлттек һәм шигырьләре турындагы фикерләребез белән уртаклаштык.
Чараның программасында Нур Гайсин китапларыннан өзекләр уку, ачык фикер алышулар, шулай ук гитарага кушылып җырлар җырлау бар иде. Бу балалар өчен әдәбият өлкәсендә берләшү, яңа белемнәр алу һәм язучының иҗаты белән илһамлану өчен уникаль мөмкинлек булды.