Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Саба районының тарихи сукмагы буйлап

Явлаштау ааылы китапханәсе һәм мәдәният йорты   хезмәткәрләре  «Ак калфак» берләшмәсе апалары белән «Саба районының тарихи сукмагы буйлап» дип аталган район буенча танып-белү экскурсиясендә булдылар. Экскурсия барышында 20 елдан артык Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгән легендар шәхес Шамил Зиннуров музее белән таныштылар, Бигенәй авылындагы Ишан хәзрәт каберлегендә булдылар. Мамалай авылында брошка ясау буеча бик матур мастер класста катнаштылар, тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Тарихи Сатыш мәдрәсәсе музее һәм Сатыш мәдәният йортында гармун һәм картиналар күргәзмәсе белән таныштылар. Вакыйгаларга бай булган әлеге экскурсия  бары тик күңелле истәлекләр һәм якты хисләр генә калдырды.