«Балачак-бәхетле чак» китап күргәзмәсе
1 август – Татарстанның танылган халык шагыйре, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Х.К. Андерсен халыкара әдәби премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 76 ел тула.
Роберт Миңнуллин бик күп китаплар язган, аларның күбесе балалар китаплары. Шигырьләренең геройлары-төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар. Роберт Мөгаллимович балаларның күңелен нечкә тоя, аларның омтылышларын һәм хыялларын яхшы белеп язган. Мөгаен, шуңа күрә дә аның шигырьләрен укуы җиңелдер, аларны балалар да, өлкәннәр дә бертигез ярата.
Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә шагыйрьнең туган көненә багышланган «Балачак-бәхетле чак» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар шагыйрьнең биографиясе, игелеккә өндәүче, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт, ихласлык, дөреслек кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныша алдылар.