Төсле бәйрәм
Элеккеге йолаларыбызны кайтару, балаларга күрсәтү максатыннан “Төсле бәйрәм” йомыркалар җыю бәйрәме уздырылды. Авылыбызда әлеге бәйрәм онытылган бәйрәмнәрдән санала иде, 2022 елда авылыбызның “Яшьләр” урамында, 2023 елда түбәночта уздырылды. Ә быел “Совет” һәм “1 май” урамында бәйрәм рухы уятып өйдән -өйгә кереп бәйрәм белән котладык, йорт хуҗалары балаларга кызарткан йомыркалар, тәм- томнар өләштеләр.Көн болытлы булуга карамастан, бәйрәм барлык катнашучыларга да бик ошады.