Еллар аша безгә Тукай дәшә
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә Г. Тукайны искә алу көне уздырыла. Явлаштау авыл “Ромашка” балалар бакчасында бүген ”Еллар аша безгә Тукай дәшә” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту максатыннан аның шигырьләре укылды, беркемнеке белән дә чагыштырып булмаслык авыр тормыш юлы турында сөйләнде. “Кайсы шигырьдән?” дигән дигән уен оештырылды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.