Туган якның язгы кояшында иркәләнсен әле күңелләр
25 апрель көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында авылыбызда туып- үскән,өч китап авторы,үзешчән шагыйрә Альфинур апа Вафина белән очрашу уздырдырылды.Альфинур апа Казанда яшәсә дә авыл дип жан атучы,туган ягын,үскән жирен сөюче кеше. Г.Тукайның туган көне якынлашкан көннәрдә оештырылган очрашуны шигырь бәйрәме дияргә дә була,чөнки кичә барышында бик күп шигырьләр сөйләнде,Альфинур апа турында күңелләрдә сакланган матур хатирәләр искә алынды. Шагыйрәбез соңгы вакытта басылып чыккан “Әллә жилләр ярсу,әллә үзем”дигән китабын китапханәгә һәм авылдашларына бүләк итте. Кичә күңелләрдә озакка сакланырлык матур кичерешләр калдырды.