Авылыма тарта гел күңел
Туган авыл ул кеше кайда гына яшәсә дә гел искә төшеп, сагыну хисләре уятып торучы, үткәннәрне, балачакның матур хатирәләрен саклаучы изге урын. Бу юллар Альфинур апа Вафинаның күңел түреннән чыккан ихлас сүзләр. Авылдашыбыз , үзешчән шагыйрә Альфинур апа Вафина иҗатына багышланган “Авылыма тарта гел күңел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Анда авылдашыбызның тормыш юлы, иҗаты белән танышырга, матур шигырьләрен укып хисләнергә, рухи азык тупларга мумкин. Күргәзмә киң катлау китап укучыларга тәкьдим ителә.