Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Сугыш турында укыйбыз

Балалар сугыш китаргән авырлыкларны кинолардан гына карап, китаплардан гына укып беләләр. Ә язучыларыбыз әсәрләрендә бу тема тирәнтен яктыртылган. Шушы көннәрнең кайтавазы балалар күңелендә дә саклансын өчен 5 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Сугыш турында укыйбыз” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырылды. Балаларга авылыбызның сугыш  ветераннары турында сөйләгәннән соң М. Җәлил, Г. Галиев, Д. Аппакова китапларыннан өзекләр укылды.