Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Гаиләм- җылы оям" тематик кичә

Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.Шушы юнәлештә күп кенә эшләр башкарыла. 28 март көнне  “Гаиләм- җылы оям” дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен саклау юнәлешендә үзләренең зур өлешләрен кертүче әби белән бабай балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Туган якны саклау музеенда булып элеккеге татар йортында булган инде кулланылыштан төшеп калган экспонатлар белән таныштылар, рәсемнәр ясадылар.