"Театр- тормыш көзгесе" тематик сәгать
27 нче март – Халыкара театр көне. Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шул уңайдан “Театр- тормыш көзгесе” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Укучылар театр тарихы белән таныштырылды, районыбыздан чыккан театр артистлары белән таныштырылды, викторина үткәрелде. Гримм салу буенча мастер класс кызыклы һәм мавыктыргыч булды.Кичә укучыларга матур, тылсымлы, театр дөньясының серләрен ачарга ярдәм итте.