Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Яраткан язучыларыбыз" китап күргәзмәсе

Нинди генә әсәрне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр.Ә менә шушы мирасны безгә җиткерүчеләр алар язучылар. Март аенда  бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә, шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсендә “Яраткан язучыларыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде һәм китап укучыларга тәкъим ителде. Күргәзмәдә халкыбызның яраткан язучылары Ә. Еники, Г. Бәширов китаплары белән танышырга мөмкин.